Сөргендәге Бәйсез Татарстан ХөкүмәтеРәсми сайт
Яңалыкларга кайту
Әңгәмәләр һәм чыгышлар

АКШ Россиянең колонияләштерелгән халыкларын яклый!

Автор
Сөргендәге Бәйсез Татарстан Хөкүмәте

Һәр елның июль аеның өченче атнасында Америка Кушма Штатларында Әсир милләтләр атнасы (Captive Nations Week) билгеләп үтелә. Ул АКШта Public Law 86-90 белән бәйле. Әлеге закон 1959 елның 17 июлендә, АКШ президенты Дуайт Эйзенхауэр Конгресс резолюциясенә кул…

Һәр елның июль аеның өченче атнасында Америка Кушма Штатларында Әсир милләтләр атнасы (Captive Nations Week) билгеләп үтелә. Ул АКШта Public Law 86-90 белән бәйле.

Әлеге закон 1959 елның 17 июлендә, АКШ президенты Дуайт Эйзенхауэр Конгресс резолюциясенә кул куйганнан соң, рәсми закон статусын алды.

Закон текстында «әсир милләтләр» дип танылган халыклар һәм территорияләр санап үтелә. Алар арасында Идел-Урал да бар — Тибет, Казакия, Төркестан, Көнчыгыш Европа илләре һәм СССР төбәкләре белән беррәттән.

Документта телгә алынган кайбер халыклар һәм республикалар соңрак бәйсезлеккә иреште, әмма башка территорияләр бүген дә колониаль изү һәм (яки) оккупация астында кала.

Әлеге әһәмиятле атна уңаеннан дөньяның төрле халыклары лидерлары һәм вәкилләре үз теләкләрен, мөрәҗәгатьләрен һәм рәхмәт сүзләрен белдереп, ирекне һәм халыкларның үз киләчәген мөстәкыйль билгеләү хокукын якладылар.

Бергә без — көч!