БМО оппозицион активистларга чит илдә ярдәм күрсәтергә демократияле илләрне чакырды
БМО оппозицион активистларга чит илдә ярдәм күрсәтергә демократияле илләрне чакырды БМО РФда сәяси маддәләр буенча читтән торып хөкем ителгән яки штрафка тартылган оппозицион активистлар өчен «гражданлык үлеме» турындагы закон дип аталган яңа Россия канунын кырыс тәнкыйтькә алды. БМОда бу чараларны рәхимсез репрессия формасы дип атадылар.

БМО оппозицион активистларга чит илдә ярдәм күрсәтергә демократияле илләрне чакырды
БМО РФда сәяси маддәләр буенча читтән торып хөкем ителгән яки штрафка тартылган оппозицион активистлар өчен «гражданлык үлеме» турындагы закон дип аталган яңа Россия канунын кырыс тәнкыйтькә алды. БМОда бу чараларны рәхимсез репрессия формасы дип атадылар.
«Асылы буенча, бу – сугышка каршы чыгучыларны һәм хөкүмәтне тәнкыйтьләүчеләрне массакүләм рәвештә максатчан җәзага тарту, аларның Россиядән читтәге тормышын түзеп булмаслык итү нияте белән», – дип белдерде Кацарова.
БМОның махсус докладчысы Мариана Кацарова сүзләренчә, әлеге закон журналистларга, сугышка каршы активистларга һәм Путин режимының барлык каршы якларына каршы юнәлтелгән.
Кацарова демократияле илләр хакимиятләрен читкә киткән активистларга ярдәм һәм яклау күрсәтергә, аларга документлар бирергә, счетларын блокламаска һәм аларны Россиягә депортациягә дучар итмәскә чакыра.
Сөргендәге Бәйсез Татарстан Хөкүмәтенең матбугат хезмәте
