1990 елгы суверенитет турындагы Декларацияләр: 36 елдан соң
Моннан 36 ел элек, 1990 елның 20 сентябрендә, Удмурт Республикасы дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителде. Удмуртия үзен суверен дәүләт дип игълан итте. Моңа кадәр, шул ук елның 30 августында, Татарстан Республикасы дәүләт суверенитеты турында…

Моннан 36 ел элек, 1990 елның 20 сентябрендә, Удмурт Республикасы дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителде. Удмуртия үзен суверен дәүләт дип игълан итте.
Моңа кадәр, шул ук елның 30 августында, Татарстан Республикасы дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итте һәм үзен шулай ук суверен дәүләт дип игълан итте.
1990 елда барлык милли республикалар да дәүләт суверенитеты турында үз Декларацияләрен кабул итте. Республикаларның мөстәкыйль һәм якты киләчәккә өметләре бар иде.
Ләкин Мәскәү бу Декларацияләрнең барысына да төкереп карады һәм аларны аяк астына салып таптады. Империячел асыл бик тиз ачылды. Республикаларның суверенитет калдыклары да юк ителде.
Бүген республикалар — Россия колонияләре, ә Мәскәү — метрополия. Безнең дәүләтләр оккупацияләнгән, кол ителгән, хокуксыз һәм бастырылган хәлдә.
Мәскәү республикаларны талауны дәвам итә һәм аларның барлык ресурсларын үзенә суыра. Триллионлаган сум акча Мәскәүгә китә, ә безнең республикалар хәерчелектә кала.
Бу хәлдән бердәнбер чыгу юлы — Россияне деколонизацияләү һәм деимпериализацияләү, дәүләт суверенитетын торгызу, үзбилгеләнү хокукын һәм республикаларыбызның бәйсезлеген тәэмин итү!
Хөрмәт белән,
Марат Әхмәров,
Сөргендәге Бәйсез Татарстан Хөкүмәтенең хокукый һәм закон чыгару мәсьәләләре буенча Премьер-министр урынбасары
https://t.me/tatarstan_independent/4018
