30 август — Татарстан Республикасының Дәүләт суверенитеты көне!
30 август — Татарстан Республикасының Дәүләт суверенитеты көне! Нәкъ менә шушы көнне, 1990 елның 30 августында, ТАССР Югары Советы Татарстан Республикасының Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итте. Татарстан гражданнарында суверен, хокукый,…

30 август — Татарстан Республикасының Дәүләт суверенитеты көне!
Нәкъ менә шушы көнне, 1990 елның 30 августында, ТАССР Югары Советы Татарстан Республикасының Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итте.
Татарстан гражданнарында суверен, хокукый, демократик дәүләт — халыкара хокук субъекты төзүгә өмет һәм омтылыш барлыкка килде.
Әмма Путин хакимияткә килгәч, Татарстанның суверенитетын әкренләп чикли башладылар. Нәтиҗәдә, республика үз суверенитетының калган барлык элементларын да югалтты.
Ирекле дөньяның барлык дәүләтләре үзләренең Бәйсезлек көннәрен горурлык белән бәйрәм иткәндә, Татарстанның курчак хакимияте, Мәскәүгә ярарга һәм аны артык ачуландырмаска тырышып, бу көннең исеменнән «суверенитет» сүзен алып ташлады. Хәзер Татарстанда оятсыз рәвештә бары тик Республика көне һәм Казан шәһәре көне генә билгеләп үтелә, ә суверенитет турында бер сүз дә әйтелми.
Бу гаделсезлек Татарстанның әлеге империя составында булуы һәм аннан соң алып барылган колониаль сәясәт нәтиҗәсе булып тора. Әлеге сәясәт Татарстанның суверенитетын, шулай ук Татарстан халкының хокукларын һәм ирекләрен чикләүгә юнәлтелгән.
Ләкин империяләр мәңгелек түгел. Путин режимы җимерелгәннән һәм әлеге империя таркалганнан соң, Татарстан үз суверенитетын һичшиксез торгызачак.
Татарстан ирекле, бәйсез, Европа кыйммәтләренә нигезләнгән һәм демократик дәүләт булачак!
Һәм без Татарстанның Бәйсезлек көнен горурлык белән бәйрәм итәчәкбез.
Без моңа, һичшиксез, бергәләп ирешәчәкбез!
Марат Әхмәров
Сөргендәге бәйсез Татарстан Хөкүмәтенең хокукый һәм закон чыгару мәсьәләләре буенча Премьер-министр урынбасары.
