Сөргендәге Бәйсез Татарстан ХөкүмәтеРәсми сайт
Документларга кайту
Декларация

Башкорт һәм татар милли хәрәкәтләренең үзара тану һәм хезмәттәшлек турында Декларациясе

Без, Бәйсез Татарстан Хөкүмәте һәм Чит илдәге Башкорт милли хәрәкәте комитеты (алга таба — Яклар), Мәскәү империализмына каршы көрәштә көчләребезне берләштерү һәм республикаларыбызның бәйсезлегенә ирешү максатыннан, түбәндәгеләр турында…

Ышанычлы архив чыганагы

Документның оригиналы

Документның оригиналы: Башкорт һәм татар милли хәрәкәтләренең үзара тану һәм хезмәттәшлек турында Декларациясе

Уку өчен веб-версия

Документ тексты

Без, Бәйсез Татарстан Хөкүмәте һәм Чит илдәге Башкорт милли хәрәкәте комитеты (алга таба — Яклар), Мәскәү империализмына каршы көрәштә көчләребезне берләштерү һәм республикаларыбызның бәйсезлегенә ирешү максатыннан, түбәндәгеләр турында килештек:

1. Яклар Чит илдәге Башкорт милли хәрәкәте комитетын һәм Бәйсез Татарстан Хөкүмәтен Башкортстанның һәм Татарстанның легитим һәм вәкаләтле вәкилләре дип таный.

2. Яклар татар һәм башкорт халыкларының иреккә һәм бәйсезлеккә омтылган милли хәрәкәтләренә зыян китерә алырлык гамәлләр кылмаска, шулай ук партнер як мәнфәгатьләренә турыдан-туры кагылган инициативалар турында бер-берсен алдан хәбәрдар итәргә йөкләмә ала.

3. Яклар Башкортстанның һәм Татарстанның бәйсезлеккә ирешү һәм Россия Федерациясе составыннан чыгу хокукын таный һәм бу юлда бер-берсенә ярдәм итәргә йөкләмә ала.

4. Яклар Башкортстандагы татарларның һәм Татарстандагы башкортларның сәяси, милли һәм мәдәни хокукларын гарантияли, шул исәптән:

ирекле милли үзбилгеләнү һәм милли үзенчәлекне ачыктан-ачык яки яшерен рәвештә үзгәртеп язу омтылышларыннан яклану хокукын;

төбәк телендә тулы урта белем алу хокукын, шул ук вакытта дәүләт телен белү таләбен саклап;

милли сәяси партияләр һәм җәмәгать берләшмәләре — Татарстанда башкорт, Башкортстанда татар оешмалары — төзү һәм аларның ике дәүләтнең дә сәяси тормышында катнашу хокукын;

җирле үзидарә органнарында төбәк телен куллану хокукын.

5. Яклар Башкортстан һәм Татарстан арасындагы гамәлдәге чикләрнең кагылгысызлыгын таный.

6. Яклар республикалар һәм милли хәрәкәтләр арасындагы барлык бәхәсләрне һәм каршылыкларны бары тик сөйләшүләр һәм тыныч диалог юлы белән хәл итәргә йөкләмә ала.

Бәйсез Татарстан Хөкүмәте

Рәфис Кашапов
Аида Абдрахманова

Чит илдәге Башкорт милли хәрәкәте комитеты

Руслан Габбасов
Илшат Кинҗәбәев

Лондон — Вильнюс
2023 елның 14 апреле